Казан шәһәре торак инспекциясенә Бакый Урманче урамы буенча 8 номерлы йортта яшәүчеләрдән бер фатир өстендәге түбәдән су үтү һәм әлеге җитешсезлекне бетерү өчен идарәче оешма тарафыннан тиешле чаралар күрелмәве турында мөрәҗәгать килеп иреште.
2015 елның 15 сентябрендә үткәрелгән тикшерү барышында “Безнең йорт” идарәче компаниясе ҖЧҖ әлеге адрес буенча техник катта су җыелу системасының су чыгара торган терәк торбасының җөй тоташлыгында су үтүне ачыклады.
Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен “Безнең йорт” идарәче компаниясе ҖЧҖ торак инспекциясе тарафыннан, 40 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Аның үтәлешен тикшерү барышында җитешсезлекләрнең бетерелгәнлеге ачыкланды.