“Иске шәһәр” ИК ҖЧҖ карата үткәрелгән планнан тыш тикшерү

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе Әхтәмов урамы буенча 16 номерлы торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате нигезендә “Иске шәһәр” ИК ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрде.

2015 елның 7 сентябрендә үткәрелгән тикшерү барышында аталган адрес буенча чорма бинасында чорма тәрәзәсенең һәм жалюзи рәшәткәләренең төзек булмавы ачыкланды, түбәгә чыга торган люк бикләнмәгән иде. Моннан тыш, подъездлардагы баскыч мәйданчыкларының да тиешенчә карап тотылмавы билгеле булды (санитар торышы канәгатьләндерерлек түгел, тәрәзәләр ике катлы түгел).

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Иске шәһәр” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасына карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде, шулай ук торак инспекциясе карары нигезендә идарәче компания, 40000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Күрсәтмәне үтәү барышында аталган җитешсезлекләр бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International