Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан “Иске шәһәр” ИК ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Г.Камал урамы буенча 45 номерлы йортта яшәүчедән “Иске шәһәр” ИК ҖЧҖ тарафыннан йорттагы гомуми милекнең тиешенчә карап тотылмавы турында мөрәҗәгать килеп иреште.

2015 елның 7 сентябрендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның күпсанлы очраклары ачыкланды: түбә тышчасы җимерек (тишекләр бар, түбәне рәшәткәсенә тоташтыру элементлары бушаган, өлешчә сырты юк), чорма тәрәзәләре төзек түгел һәм чорма бинасында жалюзи рәшәткәләре юк, подвал бинасында салкын су һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча инженерлык коммуникацияләреннән су тама.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм йортның техник торышы буенча ачыкланган җитешсезлекләр нигезендә “Иске шәһәр” ИК ҖЧҖ, торак инспекциясе карары нигезендә, 40 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрнең бетерелүе ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International