Әгерҗе муниципаль районында җылыту чоры башланды

2015 елның 16 октябре, җомга

ТР Әгерҗе муниципаль районында 2015-2016 елларда җылыту сезонына 230 КФЙ әзерләнде, аларның 98е үзәктән һәм 132се шәхси җылытыла. 230 КФЙ буенча 2015-2016 еллардагы кышкы шартларда файдалануга әзерлек паспортлары тапшырылды. Үзәктән җылытыла торган торак йортлар буенча шулай ук юдыру һәм һава кудыру актлары тапшырылды. Барлык документлар да Алабуга ЗТИ тарафыннан кабул ителде.

2015 елның 9 октябренә кадәрге җылы бирү чорында “РПО Таткомунэнерго” АҖ ресурс белән тәэмин итүче оешмасы тарафыннан үзәктән җылытыла торган барлык 98 торак йортка да җылы бирелде.

Әгерҗе шәһәреннән йортларда һәм аерым терәк торбаларында җылы булмауга карата “Кайнар линия” телефоны аша АЗТИ мөрәҗәгатьләр килмәде.

Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә Әгерҗе муниципаль районында социаль-мәдәни һәм торак фонды объектлары өчен 2015 елның 21 сентябрендә 2015-2016 еллардагы җылыту сезоны башланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International