Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарындагы торак фондына карата үткәрелгән планнан тыш тикшерүләр барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан 2015 елның сентябрендә гомуми мәйданы 758,32 мең квадрат метр булган 70 йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында барлыгы 129 бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 106, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 12, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы буенча 11 очрак. Нәтиҗәдә идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 31 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 9 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 1, вазифаи затларга – 5, физик затларга – 3. Гомуми 65 000 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның 39 000 сумы ТКЗТИ, 26 000 сумы җәмәгать суды тарафыннан. Гражданнардан кергән 68 мөрәҗәгать карап тикшерелде.
2015 елның сентябре өчен идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе биргән күрсәтмәләр нигезендә гомуми милекне агымдагы һәм капиталь ремонтлау буенча 6286,62 мең сумлык эшләр башкарылды.
Элек бирелгән 37 күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде, аларның 36сы тулы күләмдә башкарылган, 1 күрсәтмә билгеләнгән вакытка үтәлмәгән. Күрсәтмәне үтәмәгән өчен “Уникенче йорт” ТМШ карата 2015 елның 4 сентябрендә РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә беркетмә төзелде. Тикшерү материалы 2015 елның 12 октябрендә җәмәгать суды тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “Уникенче йорт” ТМШ карата 10 000 сум күләмендә административ штраф салынды.