Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең 2015 елның сентябрь аендагы эш нәтиҗәләре хакында

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Инспекциягә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында үткәрелгән планнан тыш һәм инспекция тикшерүләре барышында 2015 елның сентябрь аенда БЗТИ инспекторлары тарафыннан гомуми мәйданы 561,316 мең квадрат метр булган 127 торак йорт тикшерелде. Тикшерүләр барышында 56 бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 35, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 5, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы буенча 16 очрак.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 2015 елның сентябрь аенда идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата инспекция тарафыннан 31 күрсәтмә бирелде, аларның 29ы тулы күләмдә үтәлде, 2 күрсәтмә инспекция контролендә. Административ хокук бозулар турында 13 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 3, вазифаи затларга – 4, физик затларга – 7. Гомуми 48 800 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның 28 800 сумы – БЗТИ, 20 000 сумы – җәмәгать суды тарафыннан. Гражданнардан кергән 71 мөрәҗәгать карап тикшерелде.

2015 елның сентябре өчен идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан БЗТИ күрсәтмәләре нигезендә йорттагы гомуми милекне ремонтлау буенча 903182,53 сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International