“Су каналы” МУП карата үткәрелгән планнан тыш тикшерү

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе Достоевский урамы буенча 73 номерлы йорттагы милекчеләрнең мөрәҗәгате нигезендә “Су каналы” МУП карата планнан тыш тикшерү үткәрде.

2015 елның 3 сентябрендә үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә подвал бинасын күп булмаган күләмдә су басканлыгы ачыкланды, шул вакытта инженерлык коммуникацияләреннән су таму очрагы ачыкланмады, су йортның фундаменты аша кергән. Алга таба тикшергәндә канализациянең тышкы линиясе чүпләнгән булуы, шулай ук канализациянең “Су каналы” МУП караган тышкы коеларындагы герметик тышчаның бозылуы ачыкланды.

“Су каналы” МУП карата, билгеләнгән тәртиптә, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Аның үтәлешен тикшерү барышында аталган җитешсезлекләрнең бетерелгәнлеге билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International