Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре хакында

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча “Уңайлылык” ИК” МУП идарәче компаниясенә (ТР Әлмәт районы, Түбән Мактама ш.т.п.) карата Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан Әлмәт районы, Түбән Мактама ш.т.п., Вахитов урамы буенча 20 торак йортның  беренче һәм икенче катларындагы коридорда түбәне һәм стеналарны аклау буенча эшләр башкару күрсәтмәсе бирелде. Әлеге күрсәтмәне билгеләнгән вакытка үтәмәгән өчен идарәче компаниягә карата РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлеше нигезендә беркетмә төзелде һәм карап тикшерү өчен Җәмәгать судына җибәрелде.

Җәмәгать судьясының карары нигезендә “Уңайлылык” ИК” МУП идарәче компаниясе (ТР Әлмәт районы, Түбән Мактама ш.т.п.) РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 200 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.

Бүгенге көндә җитешсезлекләр бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International