Торак фондын 2015-2016 еллардагы җылыту чорына әзерләү эшләрен контрольдә тоту буенча Әлмәт зонасы торак инспекциясенең эш нәтиҗәләре хакында

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Әлмәт, Мөслим, Сарман, Чирмешән муниципаль районнарында 2015-2016 еллардагы җылыту чорына үзәктән җылытыла торган 908 һәм шәхси җылытыла торган 325 күпфатирлы йортны әзерләү таләп ителә иде.

“Торак фонды мониторингы” МАС мәгълүматларына караганда, йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын юдыру һәм алардан һава кудыру актлары үзәктән җылытыла торган барлык йортларда да бар, төтен чыгару юлларын тикшерү актлары һәм торак йортларның алдагы җылыту чорына әзерлек паспортлары барлык торак фонды буенча тулы күләмдә тапшырылган.

Торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ӘЗТИ инспекторлары тарафыннан Әлмәт, Мөслим, Сарман, Чирмешән районнарында барлыгы гомуми мәйданы 669,2 мең квадрат метр булган 220 йорт тикшерелде. Нәтиҗәдә идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 208 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында – 14, РФ КоАП 19.5 ст. буенча административ хокук бозулар турында 41 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә гомуми 1314 мең сумлык административ штрафлар салыну турында ӘЗТИ тарафыннан 14 һәм Җәмәгать судьялары тарафыннан 13 карар чыгарылды.

Моннан тыш, Әлмәт шәһәре прокурорының карарларын карап тикшерү барышында Әлмәт районындагы ИК һәм ТМШларның 14 вазифаи заты, ӘЗТИ башлыгы карары нигезендә, 7.22 ст. буенча, 56 мең сумлык административ җаваплылыкка тартылды.

2015 елның 7 октябренә карата Сарман һәм Чирмешән муниципаль районнарындагы үзәктән җылытыла торган барлык күпфатирлы йортларда җылы бирелгән. Мөслим муниципаль районындагы барлык йортлар шәхси җылытыла. Әлмәт муниципаль районында торакларга җылылык 2015 елның 5 октябрендә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International