Административ җаваплылыкка тарту турында

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан Казан шәһәренең Порт урамы буенча 27 “А” йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә әлеге йорт белән идарә итүче оешмага (“Иске шәһәр” ИК” ҖЧҖ) карата су үткән урыннарында түбә капламын төзекләндерү күрсәтмәсе бирелде. Инспекция билгеләгән вакытка (30.06.2015) әлеге күрсәтмә үтәлмәде.

Күрсәтмәне үтәмәгән өчен “Иске шәһәр” ИК” ҖЧҖ карата РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 7 номерлы суд кишәрлегенең җәмәгать судьясы РФ КоАП 4.1 ст. 3.2 һәм 3.3 өлешләре нигезендә 100 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

Хәзерге вакытта кабат бирелгән күрсәтмә нигезендә су үтү урыннарында түбә капламы төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International