Әлмәт шәһәрендә яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре хакында

2015 елның 9 октябре, җомга

Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин урамы буенча 65 йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә “АСЦЖ” ҖЧҖ идарәче компаниясенә су басу сәбәпле подвал бинасын киптерү һәм йогышсызландыру күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәне билгеләнгән вакытка үтәмәгән өчен идарәче компаниягә карата РФ КоАП 19.5 статьясының 24 өлеше нигезендә беркетмә төзелде һәм Җәмәгать судына карап тикшерү өчен җибәрелде. Җәмәгать судьясы карары нигезендә “АСЦЖ” ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 200 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды. Әлеге карар белән риза булмыйча, “АСЦЖ” ҖЧҖ идарәче компаниясе судка аны гамәлдән чыгару гозере белән мөрәҗәгать итте.

Әлмәт шәһәре судының 2015 елның 28 сентябрендәге карары белән Татарстан Республикасының Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьясының “АСЦЖ” ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата чыгарылган карары үзгәрешсез калдырылды.

Бүгенге көндә барлык җитешсезлекләр дә бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International