Чаллы зонасы торак инспекциясе Капиталь ремонт буенча 2015 елгы адреслы программа буенча эшләр кабул ителде: Чаллы буенча – 144 йортта, Актаныш районында – 3 йортта, Минзәлә районында – 6 йортта, Тукай районында – 13 йортта.
Хәзерге вакытта идарәче компанияләрнең вәкилләре белән берлектә торак фондына карата тикшерү эшләре алып барыла. Тикшерү эшләре торак йортларда 2015 елгы капиталь ремонт буенча эш төрләренә карата җитешсезлек исемлекләре нигезендә, фототеркәү белән берлектә үткәрелә.