Шәһәр мэриясендә хәбәр итүләренчә, аерым фатир урынына ир-атка “коммуналка”дан бүлмә биреләчәк.
Казан яшәүче ир-атны коммуналь түләүләрдәге әҗәте өчен фатирыннан чыгарганнар. Судка мөрәҗәгать итү чорында аның бурычы 217 548 мең сум тәшкил иткән, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе сайтында.
Совет районы суды әҗәтлене башка, “уңайлыклары азрак булган урынга” күчерергә, ә аның торагын чиратта торучы мохтаҗларга тапшырырга дигән карар чыгарган. Башкарма комитетта тәгаенләп үтүләренчә, “уңайлыклары азрак булган урын” булып коммуналь фатирдагы бүлмә хезмәт итәчәк.
– Судта муниципаль торактан чыгаруны таләп итү – хакимият тарафыннан күрелгән чик чара, алар моңа торак-коммуналь хезмәтләр өчен намуссыз түләмәүчеләргә карата гамәлдә булган – күп тапкырлар кисәтү, су һәм электр бирүне туктату, әҗәтне мәҗбүри түләттереп карау кебек барлык йогынты ясау ысулларын кулланганнан соң мәҗбүр булдылар, – дип хәбәр иттеләр Казан мэриясендә.
Сентябрь азагына шәһәрдә яшәүчеләрнең “коммуналчылар”га карата булган гомуми әҗәт суммасы 1,7 миллиард сум тирәсе булган. Ә гаиләләрнең берсе ТКХ өчен 1,3 миллион сум бурыч “туплаган”.
– Муниципаль фатирлардан чыгарылучыларга нормалар нигезендә тулай тораклардан азрак мәйданлы бүлмәләр биреләчәк, ә аларның торагы моңа чыннан да мохтаҗ булган чиратта торучыларга тапшырылачак, – диелә башкарма комитет аңлатмасында.
Шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитетында искәртеп үтүләренчә, түләмәүчеләргә карата күрелгән мондый кырыс чара “башкаларына караганда нәтиҗәлерәк булып чыккан”. Әйтик, өч шикаять буенча шәһәрдә яшәүчеләр 700 мең сумлык бурычын каплап, эшне судка кадәр җиткермәскә булган.