Чистай ЗТИнең 2015 елның сентябрьдәге инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

2015 елның  сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата урынга чыгып 138 планнан тыш тикшерү үткәрелгән, аның 117се элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча; 14 тикшерү – гражданнардан ЧЗТИ ирешкән мөрәҗәгатьләр буенча; 7 тикшерү очрагы – прокуратура таләбе буенча. Үткәрелгән тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 242,17 мең квадрат метр булган 139 торак йорт каралган; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 53 очрагы ачыкланган. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 25 күрсәтмә бирелгән. Элек бирелгән 117 күрсәтмәнең 110сы билгеләнгән вакытка үтәлгән. Калган 7 күрсәтмә буенча РФ КоАП 19.5 статьясының 1 өлеше нигезендә 7 беркетмә төзелгән, административ эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелгән.

2015 елның сентябрендә ЧЗТИ гражданнардан 18 мөрәҗәгать кергән (16сы язмача һәм 2се телдән). Шуларның 14се урынга чыгып тикшерелгән, 12се инспекция контрольлегенә алынган (12 күрсәтмә бирелгән).

Җәмәгать судыннан элегрәк карап тикшерүгә җибәрелгән административ эшләр буенча 12 000 сумлык штрафлар турында 3 карар алынган.

         Моннан тыш, 2015 елның сентябрендә элегрәк ЧЗТИ карарлары буенча административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан 8000 сумлык штрафлар түләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International