Торак фондын җылыту сезонына әзерләүне контрольдә тоту буенча Түбән Кама торак инспекциясенең эшенә йомгак ясалды.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында үзәктән җылытыла торган 1070 һәм шәхси җылытыла торган 119 күпфатирлы торак йортны 2015-2016 еллардагы җылыту чорына әзерләү таләп ителә иде.
“Торак фонды мониторингы” МАС белешмәләре буенча, үзәктән җылытыла торган йортларда җылылык белән тәэмин итү буенча йорт эче системаларын юдыру һәм һавасын кудыру актлары, торак йортларның алдагы җылыту чорына әзерлек паспортлары барлык торак фонды буенча тулы күләмдә тапшырылган.
Торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында гомуми мәйданы 1192,9 мең квадрат метр булган 223 йорт каралган. Нәтиҗәдә һәм ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШларга 98 күрсәтмә бирелгән, РФ КоАП 7.22, 9.16, 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә административ хокук бозулар турында 48 беркетмә төзелгән, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә гомуми 395 мең сумлык административ штраф салыну турында 47 карар чыгарылган.
ТКЗТИ тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр үтәлгән.
2015 елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча, Түбән Кама муниципаль районында үзәктән җылытылучы барлык күпфатирлы йортларга да җылы бирелгән. Зәй муниципаль районында торак йортларны җылыту эше 1 октябрьдә башланган.