Бәйрәмгә килүчеләрне белем бирү учреждениеләренең яшь армиячеләре, Яңа Савин районы ветераннарының “Родные напевы” һәм “Таң” вокал ансамбльләре каршы алды. Мәдәният сараенда райондагы җәмәгатьчелек оешмаларының күргәзмә-презентациясе, Авиатөзелеш районының Балалар сәнгать мәктәбендә укучыларның оркестр чыгышы, Авиатөзелеш районының Мәктәптән тыш эш үзәгенең “Свей” бию-спорт клубы солистлары катнашында ретро-программа оештырылган иде. Концерт залында исә балаларның иң яхшы иҗат коллективлары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булды.