2015 елның 22 сентябрендә Чистай МБ Башкарма комитетында уза торган атналык планеркада ЧЗТИ башлыгы Н.Н. Зубков Чистай МР һәм шәһәрдәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның җитәкчеләре алдында 2015 елның 8 аенда Чистай муниципаль районы территориясендә ЧЗТИ эшчәнлеге турында чыгыш ясады.
Докладында ЧЗТИ башлыгы гражданнарның мөрәҗәгатьләренә; Чистай МР идарәче оешмаларга карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә; 2015 елгы адреслы программага кертелгән КФЙ капиталь ремонтлауга; идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын алдагы җылыту чорына әзерлек эшләре башкарылуны мониторинглауга бәйле мәсьәләләрне күтәрде.
2015 елның 8 аенда инспекция тарафыннан Чистай МР буенча гомуми мәйданы 234 мең квадрат метр булган 229 торак йорт тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 93 күрсәтмә бирелгән, алар билгеләнгән вакытка үтәлгән. Ачыкланган административ хокук бозулар нигезендә 6 беркетмә төзелгән, гомуми 18 000 сумлык штраф салынган, барлык штрафлар да законда билгеләнгән чорда түләнгән. 2015 елның 8 аенда инспекциягә Чистай МР яшәүче гражданнардан 177 мөрәҗәгать килеп ирешкән, бу күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 40 мөрәҗәгатькә азрак. Мөрәҗәгатьләрдә гражданнар бирә торган төп сораулар – ТКХ өчен түләүләрнең нигезле булуы; электр һәм су белән тәэмин итү буенча ОДН; торак шартларын яхшырту белән бәйле.
Җылыту чорына әзерлек кысаларында инспекция тарафыннан Чистай МР 60 күпфатирлы йорт тикшерелгән, 60 күрсәтмә бирелгән, алар билгеләнгән вакытка үтәлгән. Моннан тыш, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча бер беркетмә төзелгән, 4000 сумлык штраф салынган, ул түләнгән.
2015 елгы капиталь ремонт программасы буенча Чистай МР 16 күпфатирлы торак йортны төзекләндерү каралган, аларның 8е Чистай шәһәрендә, 8е Чистай районының торак пунктларында урнашкан. Финанслау лимиты 97 миллион 451 мең сум күләмендә билгеләнгән. Барлыгы исә Капиталь ремонт программасы буенча 94 эш төре башкарылган. Хәзерге вакытта капиталь ремонт эшләре барлык торак йортларда да төгәлләнгән. Нәтиҗәдә файдалануга тапшыру актлары рәсмиләштерелгән.