Бүген “Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең күчмә парламент утырышында идарәче компанияләрне лицензияләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырыш Казанда “Уңайлы йорт” ИК” ҖЧҖ базасында узды.
Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар Торак-коммуналь хезмәтләр үзәген (ТКХ өлкәсендә күпфункцияле үзәк принцибы буенча эшли), шулай ук Әмирхан урамы буенча йортларның төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен карады.
“Без зур үзгәрешләр күрәбез, – диде “Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясе рәисе Рафис Борһанов, – ләкин ТКХ элеккечә проблемалы өлкәләрнең берсе булып кала, гражданнардан хакимият органнарына килгән мөрәҗәгатьләрнең 57%ы гадәттәгечә торак-коммуналь хезмәтләргә кагыла”.
Күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләрне лицензияләү, – ИК эшчәнлеген контрольдә тоту өлкәсендә әле яңа юнәлеш. Әлеге процесска 2014 елда Торак кодексына үзгәрешләр кертү турындагы федераль закон старт бирде. Лицензияләүне кертү торак хезмәтләре базарындагы намуссыз катнашучылар санын азайтырга, аны дәүләт хакимияте органнары өчен дә, халыкка да “үтәкүренмәле” итәргә тиеш.
Татарстанда идарәче компанияләрне лицензияләү эше 2015 елның 1 маенда төгәлләнде. Моның белән лицензияләү комиссиясе шөгыльләнде. 2015 елның 17 сентябренә карата 237 идарәче компания лицензия алды, биш ИК лицензия бирелмәде. Билгеләнгән вакытка 13 идарәче компания лицензия алу өчен гариза тапшырмады, алар 47 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Сүз дә юк, ТКХ хезмәтләре күрсәтү базарында эшләрен дәвам иттерергә аларның бүтән хокукы юк. Шуңа күрә әлеге йортларда яшәүчеләр йә башка идарәче компанияне сайларга, йә ТМШ төзергә тиеш. Бу эш дәвам итә. 27 йортта яшәүчеләр үзләренә башка ИК сайлаган, 4 йорт милекчеләре ТМШ сыйфатында идарә ителүне сайлаган.
Лицензияләрне бирү барышында идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә карата күпсанлы тикшерүләр үткәрелә. Әйтик, 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап 31 августына кадәрге чорда бары тик Казанда гына да 2 585 мөрәҗәгать карап тикшерелде, 2 734 тикшерү үткәрелде, 990 күрсәтмә бирелде, 156 беркетмә төзелде, 1 446 500 сумлык административ штраф салынды. “Уңайлы йорт” ИК ҖЧҖ карата 351 мөрәҗәгать кабул ителде, 95 күрсәтмә бирелде, 31 беркетмә төзелде, 260 500 сумлык административ штрафлар салынды.
Күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тотуның (йорт яны территорияләрен төзекләндерү, квартал эчендәге юллар торышы, яшелләндерү һ.б.) сыйфатсыз булуына карата һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне дөрес хисапламау турында мөрәҗәгатьләр гадәттә күбрәк килә.
Комиссия әгъзалары лицензия бирүдән баш тарту өчен нигезләр исемлеген арттыру тәкъдиме белән чыктылар. Моннан тыш, алар фикеренчә, лицензиатларга карата куела торган таләпләрне катгыйландырырга кирәк. Әйтик, идарәче компанияләрнең ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга булган бурыч күләмен, канәгатьсез эшенә карата гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр санын исәпкә алырга, дәүләт торак күзәтчелеге органнары тарафыннан бирелгән, үтәлмәгән күрсәтмәләр булу-булмауга игътибар итәргә.
ТМШ һәм ТТК хокукый кырдан читтә калды. Идарәче компанияләрдән аермалы буларак, аларның эшчәнлеге, федераль законнар буенча, лицензияләүгә мохтаҗ түгел. Республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов билгеләп үткәнчә, “бу, әлбәттә, кимчелек”.
Утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр, барыннан да элек, федераль законнарны үзгәртү буенча закон чыгару инициативалары әзерләнәчәк.