Инспекциягә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында үткәрелгән планнан тыш һәм торак фондына карата инспекция тикшеренүләре барышында 2015 елның августында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан гомуми мәйданы 522,36 мең квадрат метр булган 109 торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында 60 бозу, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 41, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 3, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы буенча 16 очрак ачыкланды.
Нәтиҗәдә идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 34 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән 85 күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде, аларның 84се тулы күләмдә үтәлгән. Административ хокук бозулар турында 10 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 3, вазифаи затларга – 4, физик затларга – 3. Гомуми 39 000 сумлык штраф санкцияләре салынды, алардан БЗТИ тарафыннан – 29 000 сум, җәмәгать суды тарафыннан – 10 000 сум. Гражданнардан килгән 64 мөрәҗәгать карап тикшерелде.
2015 елның сентябре өчен идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә, гомуми милекне ремонтлау буенча 2595376,98 сумлык эшләр башкарылган.