Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре хакында

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамы буенча 8 нче йортның 144 нче фатирында яшәүченең стеналарда күгәрек булуга карата мөрәҗәгате һәм йортны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә ачыкланган бозу очраклары  буенча “Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карары нигезендә, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча идарәче компания тарафыннан панельара җөйләр ремонтланды һәм күрсәтелгән фатирдагы җилләткеч эше торгызылды.

Фатирны тикшергән вакытта инспекция тарафыннан фатирны биредә яшәүчеләрнең үзләре тарафыннан карап тоту кагыйдәләре бозылу очраклары ачыкланды: каршы як тәрәзәләр һәм фатирдагы җылыту җайланмалары җиһаз белән капланган, җилләткеч рәшәткәсендәге челтәр тузан белән капланган, тәрәзәләрне пластикка алмаштырганда тәрәзә яңаклары фасад ягыннан герметик рәвештә ясалмаган.

ТКЗТИ киңәшләре буенча санап үткән җитешсезлекләр мөрәҗәгать итүче тарафыннан шулай ук бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International