ТР Дәүләт торак инспекциясе коллективы “Милләтләр кроссы” спорт чарасында актив катнашты, ул 2015 елның 27 сентябрендә узды. “Милләтләр кроссы” – Россия территориясендә уза торган җәйге спорт төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Быел Казан “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көненең үзәк старт мәйданына әверелде.
Традицион чабышлар “Казан аренасы” стадионына янәшә урнашкан мәйданда оештырылды. “Милләтләр кроссы” программасында спортчылар 12 чакрымлык, 8 чакрымлык, 6 чакрымлык, 4 чакрымлык һәм 2 чакрымлык дистанцияләргә йөгерде.
Бу ярышларда катнашып ТР ДТИ барлык хезмәткәрләре дә уңай энергия һәм шәп кәеф алды. Әлеге чара коллективны берләштерүгә һәм һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләренә уңай йогынты ясый.