Чаллы шәһәренең Парк тыкрыгындагы 12 нче торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре хакында

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Парк тыкрыгы буенча 12 нче йортта (2013 елда файдалануга тапшырылган) яшәүчеләрнең гарантия йөкләмәләрен үтәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгате нигезендә Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан тикшерү үткәрелде.

 Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: явым-төшем суларын читкә чыгару системасы юк, фундаментны судан саклый торган күперчек утырган, ярыклары бар, аның авыш өлеше юк, подвал бинасын су баса, түбә тышлыгының герметиклыгы төзек түгел. “Жилкомсервис” ПКФ ҖЧҖ вазифаи затына карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Әлеге эшләрне башкару вакыты тәмамлангач, күрсәтмәне үтәмәгән өчен, идарәче компания РФ КоАП 19.5 статьясының 1 өлеше нигезендә 10 000 сум күләмендә административ җаваплылыкка тартылды. Яңадан бирелгән күрсәтмә, “Домкор” ҖЧҖ подрядчы оешмасы белән берлектә (гарантия йөкләмәләре буенча), билгеләнгән вакыт эчендә идарәче компания тарафыннан башкарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International