Әлмәт шәһәрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда җибәрелгән хаталар турында

2015 елның 25 сентябре, җомга
Әлмәт шәһәренең Бигәш урамы буенча 121 нче йорттагы 80 нче фатирда яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында ачыкланганча, РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы 354 номерлы Карарын бозып, кулланучыга, үзе биләгән торак бинада вакытлыча булмаган чорда, коммуналь хезмәтләр өчен түләү яңадан хисапланмаган. Нәтиҗәдә Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Уңыш” (“Успех”) ТЭИ ҖЧҖ идарәче оешмасына карата коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне законнардагы таләпләргә туры китерү турында күрсәтмә бирелде. 2015 елның август ае өчен исәп-квитанциясендә 80 нче фатир буенча 56711,89 сум түләү яңадан хисапланды (кайтарып бирелде).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International