Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2015 елда юридик затларны тикшерүләр планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Зәй шәһәрендә гомуми мәйданы 35 694 квадрат метр булган 14 күпфатирлы йортны тикшереп, “Уңайлы Йорт” ТМШ карата тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында Торак фондын карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 149 очрагы ачыкланды, аларны бетерү турында “Уңайлы Йорт” ТМШ карата инспекция тарафыннан 17 күрсәтмә бирелде.
Энергияне саклау һәм энергиянәтиҗәлелекне арттыру турындагы законнарны бозган өчен “Уңайлы Йорт” ТМШ рәисе РФ КоАП 9.16 статьясының 4 өлеше нигезендә, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше ТКЗТИ контролендә.