Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәренең Бауман урамындагы 14 йортта яшәүче гражданка И.В. Масляковадан әлеге торак йортның подвалына су төшү сәбәпле ис килүгә карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында “Нефтьче ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды – подвал бинасын су баскан. Инспекция тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә “Нефтьче ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры, РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Хәзерге вакытта элек бирелгән күрсәтмә таләпләре “Нефтьче ИК” ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан үтәлде.