Чистай ЗТИ торак фондын 2015-2016 елларда җылыту чорына әзерләү турында мәгълүмат

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Чистай ЗТИ караган Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 2015-2016 еллардагы җылыту чорына 1349 күпфатирлы торак йортны әзерләү таләп ителә иде, алардан 558 йорт үзәктән җылытыла һәм 791 йорт шәхси җылытыла. Күрсәтелгән барлык күпфатирлы йортлар буенча 2015-2016 еллардагы кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзер булу турында паспортлар тапшырылды. Үзәктән җылытылучы торак йортлар буенча юдыру һәм кудыру актлары тапшырылды. Барлык документлар да Чистай ЗТИ тарафыннан кабул ителде.

Идарәче оешмаларның торак фондын алдагы кышкы чорда эксплуатацияләү өчен әзерләү чаралары башкарылуын мониторинглау кысаларында Чистай ЗТИ гомуми мәйданы 234,6 мең квадрат метр булган 229 күпфатирлы торак йортны тикшерде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 1015 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмаларга 229 күрсәтмә бирелде, аларның 200е хәзерге вакытта үтәлде, 915 җитешсезлек очрагы бетерелде. 29 күрсәтмәнең үтәлеше һәм 100 җитешсезлекне бетерү Чистай ЗТИ контрольлегендә.

Моннан тыш, Нурлат шәһәре идарәче компаниясе, Нурлат шәһәрендәге идарәче оешмаларның (ИК һәм ТМШ) 4 вазифаи заты һәм Чистай шәһәрендәге идарәче компаниянең бер вазифаи заты РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Күрсәтелгән затларга гомуми 61 000 сумлык штраф салынды.

Башкарма комитет җитәкчеләре карарлары нигезендә Әлки муниципаль районында 2015 елның 1 сентябреннән башлап һәм Аксубай муниципаль районында 2015 елның 11 сентябреннән башлап 2015-2016 еллардагы җылыту чорына старт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International