“Гранит-Дом”ИК” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе Агрономическая урамындагы 18 номерлы йорт милекчеләре мөрәҗәгате нигезендә “Гранит-Дом” ИК” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрде.

Документар тикшерү барышында ачыкланганча, “Гранит-Дом” ИК” ҖЧҖ “ГЙИ (ОДН) су бүлү” хезмәте өчен түләүләр хисаплый. Шул ук вакытта 2013 елның июненнән башлап РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә гомумйорт ихтыяҗлары өчен су бүлү хезмәтенә карата коммуналь хезмәт каралмаган.

“Гранит-Дом” ИК” ҖЧҖ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде, ул КШТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International