Бөгелмә шәһәрендә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре бозылу турында

2015 елның 18 сентябре, җомга

Бөгелмә муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауны тикшерү барышында куркынычсызлык техникасы бозылу очраклары ачыкланды.

Бөгелмә шәһәренең Гафиатуллин урамындагы 39 нчы йортны тикшергәндә ачыкланганча, түбәне капиталь ремонтлаганда “КАЗСТРОЙСЕРВИС” ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлми: подъездларга керү ишекләре өстендә әвеслекләр урнаштырылмаган. Торак инспекциясенең күрсәтмәсе нигезендә җитешсезлекләр бетерелде.

Ачыкланган җитешсезлекләрнең подрядчы оешма хезмәткәрләренең, гражданнарның гомеренә һәм (яки) сәламәтлегенә зыян салу куркынычы барлыгын исәпкә алып, административ йогынты чаралары күрү өчен инспекция тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә хат җибәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең дәүләт хезмәт инспекторы В.В. Бувальцев карары нигезендә “КАЗСТРОЙСЕРВИС” ҖЧҖ подрядчы оешмасының вазифаи заты административ хокук бозуда гаепле дип танылды, моның өчен РФ КоАП 5.27.1 ст. 1 өлеше нигезендә җаваплылык каралган, һәм ул 5000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International