2015 елгы Программа буенча КФЙ капиталь ремонтлауны төгәлләү

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Чистай ЗТИ карамагындагы Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 2015 елгы Программага кертелгән күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау төгәлләнде. 2015 елгы Программа нигезендә барлыгы 49 йортта капиталь ремонт башкарылды.

 Программаны гамәлгә ашыру барышында түбәләрне, фасадларны, инженерлык коммуникацияләрен, подъездларны төзекләндерү эшләре башкарылды.

Эшләр үз вакытында расланган графиклар буенча үтәлде. Күрсәтелгән барлык йортлар да Чистай ЗТИ тарафыннан файдалануга кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International