“Кояшлы шәһәр ИК” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Г.Ахунов урамындагы 22 нче йорт  милекчеләреннән 2014 елга карата җылылык буенча түләү күләмен гомумйорт җайланмасындагы фактик күрсәткечләргә карап үзгәртү мәсьәләсенә кагылышлы мөрәҗәгать иреште.

Документар тикшерү барышында ачыкланганча, “Кояшлы шәһәр ИК” ҖЧҖ, 307 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 21 пунктында каралганча, коллектив (гомумйорт) исәпкә алу җайланмалары күрсәткечләреннән чыгып төзәтмәләр ясаган. Шул ук вакытта җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт җайланмасын коммерция исәбенә алуны раслый торган документлар юк. Моннан тыш, 2014 ел буенча мондый күрсәткечләр нибары 2014 елның февраленнән башлап кына бар.

         “Кояшлы шәһәр ИК” ҖЧҖ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде, ул КШТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International