2015 елның август ае өчен Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең эш нәтиҗәләре хакында

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Инспекциягә Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында беркетелгән торак фондына карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан 2015 елның августында гомуми мәйданы 1139,15 мең квадрат метр булган 121 йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 269 бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылу буенча 236, торак биналардан файдалану кагыйдәләре бозылу буенча 26, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы бозылу буенча 7 очрак.

Нәтиҗәдә идарәче компанияләргә һәм ТМШларга карата 42 күрсәтмә бирелде. Элегрәк бирелгән 82 күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде, аларның 77се тулы күләмдә үтәлгән һәм актлар белән ябылган. Административ хокук бозу турында 20 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга карата – 10, вазифаи затларга карата – 2, физик затларга карата – 8. Гомуми 145000 сумлык штраф санкцияләре бирелде: ТКЗТИ тарафыннан – 102 000 сум, җәмәгать суды тарафыннан – 43 000 сум. Гражданнарның 52 мөрәҗәгате карап тикшерелде.

2015 елның августында идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә, гомумйорт милеген ремонтлау буенча 3942,2 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International