“Мегажилсервис” ИК” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе Глазунов урамындагы 10 нчы йорт милекчеләренең мөрәҗәгате нигезендә “Мегажилсервис” ИК” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, “Мегажилсервис” ИК” ҖЧҖ, Глазунов урамы буенча 10 нчы йортта “җылылык” коммуналь хезмәте өчен түләү күләмен билгеләгәндә, 1 квадрат метр җылылык өчен узган елда кулланылган җылылык энергиясенең уртача айлык күләмнәрен исәпкә алмыйча гына исәп-хисап ясый, бу исә 2006 елның 23 маенда кабул ителгән 307 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 21 пунктында билгеләнгән җылылык өчен түләү хисаплау тәртибен бозу булып санала.

“Мегажилсервис” ИК” ҖЧҖ карата ачыкланган җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде, ул КШТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International