Чаллыда шәһәр суды “Монолит” ТМШ элеккеге рәисе Николай Сорокинны, җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтү шарты белән, 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.
Тикшерү барышында һәм суд тарафыннан ачыкланганча, 2013 елның гыйнварыннан башлап 2014 елның августына кадәр Сорокин, ремонтлау-төзү эшләре үткәрү буенча подрядчы оешмалар белән ялган шартнамәләр төзеп, йортларда яшәүчеләрдән җыелган 3.5 миллион сум акчаны үзләштергән.
Чаллыда ТКХ өлкәсендә идарәлек итүчеләрне утыртуның бу инде беренче генә очрагы түгел.
Быелның августында суд “Ключевое” (ИТК) идарәче торак компаниясе директоры Анна Сацукны гомуми режимлы колониягә 3 елга хөкем итте. Сацук вазифаи хәленнән файдаланып, аеруча зур күләмдә акча үзләштереп, вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнде.