Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Бөгелмә ш., Гафиатуллин ур. 16 й. адресы буенча яшәүче А.Г. Ногмановадан торак йортны карап тотуга карата шикаять килеп иреште.
Бөгелмә ЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, Бөгелмә ш. “ТАҢ” ТМШ идарәче оешмасы Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуга юл куйган – баскыч мәйданнарында тәрәзәләрне пыяла белән тышлау җыелма пыяладан башкарылган. Ачыкланган бозуларны бетерү турында инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде, Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә районы Җәмәгать суды тарафыннан, 10 мең сум күләмендә штраф салынып, Бөгелмә ш. “ТАҢ” ТМШ карата административ җәзага тарту турында карар чыгарылды.