Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләрнең дөрес булу-булмавына бәйле.
2015 елның 1 гыйнварыннан башлап 2015 елның 31 августына кадәр ТКЗТИ тарафыннан ТКХ хезмәтләре өчен түләү хисаплау мәсьәләләре буенча 122 мөрәҗәгать каралды. Тикшерүләр барышында ачыкланган бозуларны бетерү буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШларга карата инспекция тарафыннан 41 күрсәтмә бирелде.
4 тикшерү материалы Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәт идарәсенә тапшырылды, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә 2 юридик затка 40 мең сум күләмендә, 1 вазифаи затка 3 мең сум күләмендә административ штраф салу турында 3 карар чыгарылды, 1 материал буенча административ эш кузгатудан баш тартылды.
ТР КоАП 2.11 ст. буенча административ хокук бозулар турында 3 беркетмә төзелде, алар буенча җәмәгать суды тарафыннан 3 вазифаи зат гомуми 12 мең сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә 2015 елның 1 гыйнварыннан алып 2015 елның 31 августына кадәрге чор өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүләрне яңадан хисаплау суммасы 482 537,43 сум тәшкил итә.