2015 елның август ае өчен Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ тарафыннан 2015 елның 1 августыннан башлап 20 көн дәвамында Нурлат шәһәренең “Торак” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 40 164 квадрат метр булган 39 күпфатирлы торак йорт һәр яклап тикшерелде. Шулай ук документлар да тикшерелде. Урынга чыгып үткәрелгән документар тикшерү барышында 148 бозу очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен “Торак” ТМШ карата 40 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә.

2015 елның августында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 142 мәртәбә урынга чыгып, планнан тыш тикшерүләр үткәрелде, аларның 135се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 7 тикшерү ЧЗТИ гражданнар ирешкән мөрәҗәгатьләр нигезендә. Тикшерелгән 135 күрсәтмәнең 131се күрсәтелгән вакытка үтәлгән, актлар белән ябылган, 4 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өл. буенча 4 беркетмә төзелде, административ эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

2015 елның августында Чистай ЗТИ гражданнардан 33 язмача һәм 1 телдән мөрәҗәгать керде. Алар арасыннан урынга чыгып 6 мөрәҗәгать  тикшерелде, инспекция контрольлегенә алынды (6 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 ст. буенча идарәче компаниягә карата 1 беркетмә төзелде, штраф – 40 000 сум).

Моннан тыш, 2015 елның августында күпфатирлы йортның торак бинасын үзлектән үзгәртеп планлаштырган физик затка карата РФ КоАП 7.21 ст. 2 өл. буенча 1 беркетмә төзелде, 2000 сум күләмендә штраф салыну турында карар чыгарылды, әлеге штраф түләнде.

Җәмәгать судыннан элегрәк җибәрелгән административ эшләр буенча вазифаи затларга карата гомуми 3000 сум күләмендә штрафлар салыну турында 3 карар алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International