2015 елның 1 сентябрендә шәһәр активы белән Әлмәт МБ башкарма комитетында булып узган атналчык планеркада ӘЗТИ башлыгы Ф.Х Гыйлаҗева 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен Әлмәт ЗТИ эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Ф.Х. Гыйлаҗева үзенең докладында гражданнарның мөрәҗәгатьләренә, торак фондын 2025-2016 елларда җылыту чорына әзерләүне тикшереп торуга, торак фондына карата инспекция тарафыннан үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләргә, республиканың адреслы программасына кертелгән КФЙ капиталь ремонтлауны контрольдә тоту кебек күп кенә мәсьәләләргә багышланган проблемаларны искәртеп узды.