2015-2016 елларда җылыту чорына әзерлек барышын һәм хезмәт күрсәтелүче торак фондының сыйфатлы торышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән законнар үтәлешен тикшерү сәбәпле, Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чаллы шәһәре прокуратурасы белән берлектә, “Электротехниклар” ИК ҖЧҖ (Халыклар дусл. пр., 8 й., 9 й.), “Чаллытөзелешремонт” ИО ҖЧҖ (Мәскәү пр., 183 й., Я. Ленинчылар б., 1 й.) идарәсендә булган торак йортларны тикшерде.
Нәтиҗәдә Торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: урыны белән инженерлык коммуникацияләренә ревизия үткәрелмәгән һәм подвал биналарындагы түшәмәләрдә тишекләр томаланмаган, подъездлардагы буяу катламы купкан, подвал биналары һәм баскыч мәйданнары өлешчә яктыртылмый һ.б.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләрнең вазифаи затлары РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә, гомуми 16 000 сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.