Алабуга ш., Разведчиклар урамы буенча 56 й. адресында яшәүче Н.М. Клементьевадан Алабуга зонасы торак инспекциясенә торак бинаның подвал бинасын су басу мәсьәләсенә карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Алабуга ЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерүдән күренгәнчә, “Жилкомфортсервис” ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Торак фондын техник эксплдуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылган. Инспекция, йортның подвал бинасындагы канализация системасын ремонтлауны таләп итеп, ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Жилкомфортсервис” ҖЧҖ баш инженеры Х.И. Фазлиазметов РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә, административ җаваплылыкка тартылды.
Әлеге шикаять АЗТИ контрольлегендә.