Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү хакында

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан Әлмәт ш., Чехов ур., 32нче торак йортта яшәүчедән килгән түбәдән су үтүгә карата мөрәҗәгать карап тикшерелде.

Тикшерү вакытында икенче подъездның баскыч мәйданында түбәдән су үтү нәтиҗәсендә юеш эзләр барлыгы ачыкланды. Биредә яшәүчеләр белән берлектә тиешле акт төзелде.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә ачыкланган бозуларны бетерү турында “АСЦЖ” ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата инспекция тарафыннан 2 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше ӘЗТИ контрольлегендә.

Ачыкланган бозу нәтиҗәсендә “АСЦЖ” ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазифаи заты РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International