Алабуга ЗТИ тарафыннан йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау турында

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Алабуга зонасы торак инспекциясенә Алабуга шәһәренең Мәрҗани урамы буенча 32 нче йортта яшәүчедән түбәдән су үтүгә карата мөрәҗәгать килеп иреште.

Алабуга ЗТИ инспекторы оператив рәвештә идарәче компаниягә карата, түбәдән су үтүне туктату буенча эш башкармаган өчен, чара күрде. “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ директоры В.А. Паранин, РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, 4000 сумлык административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International