Түбән Кама шәһәрендә электр белән тәэмин итү буенча гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен нигезсез түләүләр хисаплану турында

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәренең Вокзал урамы буенча 2 нче торак йортның 98 нче фатирында яшәүченең электр белән тәэмин итү буенча гомумйорт ихтыяҗларына карата нигезсез түләүләр хисаплану турындагы мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак фортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре таләпләренең бозылу очракларын ачыклады: 98 нче фатир буенча электр энергиясен гомумйорт ихтыяҗларына тоткан өчен түләү хисаплаганда, хисап чорында гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләме коммуналь хезмәтне куллану нормативларыннан чыгып хисаплаган күләмнән артыграк була алмый.

Йорттагы коллектив (гомуми) исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләреннән чыгып билгеләнгән гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләменең гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән, коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларыннан чыгып исәпләнгән күләменнән артып киткән өлешен торак һәм торак булмаган биналар арасында, һәр торак һәм торак булмаган бинаның гомуми мәйданына пропорциональ итеп бүлү карары күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында кабул ителмәгән.

“Вокзал-1” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясеннән алынган хат нигезендә Бердәм исәп-хисап үзәге тарафыннан әлеге фатир буенча үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 2014 елның 01 гыйнварыннан алып 2015 елның апреленә кадәрге чор өчен, электр белән тәэмин итү буенча гомумйорт ихтыяҗларына карата элегрәк хисапланган түләүләр яңадан хисапланды. Яңадан хисаплау суммасы – 36666,08 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International