Чистай ЗТИ Нурлат ш. “Торак” (“Жилье”) ТМШ карата планлы тикшерү үткәрде

2015 елның 28 августы, җомга

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ, 2015 елның 1 августыннан башлап 20 эш көне дәвамында, Нурлат шәһәренең “Торак” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрде. ТР прокуратурасы белән урынга чыгып һәм документар тикшерү үткәрү дә планлаштырылган иде.

Урынга чыгып тикшерү барышында “Торак” ТМШ карамагында булган 39 күпфатирлы торак йортның техник торышы һәр яклап тикшерелде. Нәтиҗәдә торак йортларда Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды. Ачыкланган төп җитешсезлек очраклары: подъездларга керә торган ишекләр төзек түгел; фундаментны явым-төшем суларыннан саклый торган махсус күперчекләр өлешчә җимерек, анда үлән үсә;  адрес атрибутикасының торышы канәгатьләндерерлек түгел; җилләткеч терәкләренең башларында урнашкан кирпеч өемнәре өлешчә җимерек; җир асты катының штукатуркасы өлешчә җимерелгән; баскыч мәйданнарындагы тәрәзәләр төзек түгел, пыяла өлешләре урыны-урыны белән ватык.

Ачыкланган җитешсезлек очракларын бетерү өчен 39 күрсәтмә бирелде. Шулай ук документар тикшерү барышында ачыкланган бозуларны бетерү өчен дә 1 күрсәтмә бирелде.

Күрсәтмәләрнең үтәлеше ЧЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International