Торак фондын 2015-2016 еллардагы җылыту чорына әзерләү

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Торак фондына карата Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында күпфатирлы йортларны алда торган 2015-2016 еллардагы җылыту чорына әзерлек барышына карата да контрольлек башкарылды.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә 2138 күпфатирлы торак йорт беркетелгән. 2015 елның 19 августына булган мәгълүматлар буенча, муниципаль районнардагы торак фондының әзерлек дәрәҗәсе болайрак: 1937, шул исәптән үзәктән җылытылучы 1563 йорт әзер, 1549 йортта һава кудыру эшләре башкарылган. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан 430 әзерлек паспорты кабул итеп алынды.

Гомуми мәйданы 493 мең квадрат метр булган 160 КФЙ Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан тикшерелде. 138 йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды. Алар нәтиҗәсендә идарәче оешмаларга 185 күрсәтмә бирелде, шуның 134се үтәлде һәм башкарылган эшләр акты белән рәсмиләштерелде.

Торак фондын 2015-2016 еллардагы җылыту чорына әзерләү буенча 51 күрсәтмә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контрольлегендә кала бирә.

         Тикшерүләр нәтиҗәсендә вазифаи затларга карата 102,0 мең сумлык 25 беркетмә төзелде. Дәүләт күзәтчелеге органының законлы вәкиле биргән күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 статьясының 1 өлеше нигезендә 14 беркетмә төзелде һәм җәмәгать судына җибәрелде, җәмәгать судьялары тарафыннан 90,0 мең сумлык 9 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International