Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда җибәрелгән хаталар турында

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

“Управдом” идарәче компаниясе” ҖЧҖ (Яшел Үзән муниципаль районы) карата планнан тыш үткәрелгән документар тикшерү барышында Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан әлеге оешманың Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 14.4 ст. 1ө. Һәм 14.5 ст. 1 ө. буенча квалификацияләнүче административ хокук бозулар составын тәшкил итүче Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды:

1)    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрендә торак-коммуналь хезмәтләрне башкаручы (“Управдом” идарәче компаниясе” ҖЧҖ) турында мәгълүматлар юк;

2)    “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ карый торган, “0” кеше яшәгән фатирлар буенча гомумйорт ихтыяҗлары өчен коммуналь хезмәтләргә түләү хисапланмый;

3)    2014 елның октябре, ноябре һәм декабре өчен түләү документларында җылылык өчен түләү торак бина эчендә җылыту һәм гомумйорт ихтыяҗлары өчен киткән җылылык буенча аерым хисапланган;

4)    түләү документларында торак бинада һәм гомумйорт ихтыяҗлары өчен кулланыла торган салкын су һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен түләү бер юлда бирелгән.

“Управдом” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата тикшерү материаллары, җәмгыятьне административ җаваплылыкка тарту өчен, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә җибәрелде.

Инспекция күрсәтмәсен үтәү барышында җитешсезлекләр бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International