Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен “Уңайлылык” (“Уют”) ИК ҖЧҖен административ җаваплылыкка тарту хакында

2015 елның 25 августы, сишәмбе

2015 елның 13 августында, Нурлат ш. Козлов ур. буенча 7 нче торак йортны биредә яшәүче гражданнарның йортны карап тотуның канәгатьсез торышта булуына карата язмача мөрәҗәгате, ЧЗТИ башлыгы карары һәм Нурлат шәһәре прокурорының 2015 елның 29 июлендәге урынга чыгып планнан тыш тикшерү үткәрүне килештерү турындагы карары нигезендә, “Уңайлылык” (“Уют”) ИК ҖЧҖ карата үткәрелгән планнан тыш урынга чыгып тикшерү кысаларында, Чистай ЗТИ дәүләт инспекторы тарафыннан Россия Дәүләт төзелеш агентлыгының 27.09.03, №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: йортны 2015/2016 еллардагы кышкы чорда эксплуатацияләү өчен әзерлек барышында төзелеш конструкцияләрендәге һәм инженерлык коммуникацияләрендәге җитешсезлекләрне бетерү эшләре башкарылмаган; тамбурлардагы торбаүткәргечләрнең изоляциясен ремонтлау эшләре тулы күләмдә башкарылмаган; йортның фундаментын периметры буйлап явым-төшем суларыннан саклый торган өлешендә үлән үскән; техник чокырлардагы ишекләр төзек түгел: бикләре, ныгыта торган элмәкләре юк; керә торган ишекләрнең тышчасында җитешсезлекләр бар; баскыч басмаларындагы керамик плитәләр куба башлаган; подъездлардагы яктырткыч җайланмалар төзек түгел: саклагыч плафоннары юк.

Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен “Уңайлылык” ИК ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контрольлегендә.

         Урынга чыгып үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә, торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, “Уңайлылык” ИК ҖЧҖ, РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 40 000 сумлык штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International