2015-2016 еллардагы җылыту чорына әзерлек буенча Сарман районындагы күпфатирлы торак йортларны тикшерү

2015 елның 21 августы, җомга

2015 елның 13 августында Әлмәт зонасы торак инспекциясе 2015-2016 еллардагы җылыту чорына әзерлек буенча Сарман районындагы күпфатирлы торак йортларны тикшерде. Барлыгы 11 йорт тикшерелде, 6 йортта җитешсезлек очраклары ачыкланды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында идарәче компаниягә 8 күрсәтмә бирелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә, торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, “Сарман районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры, РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International