Әлмәт зонасы торак инспекциясе Әлмәт шәһәренең Тельман урамы буенча 60 нчы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карады

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2015 елның 13 августында Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре, Тельман урамы буенча 60 нчы йортта яшәүче М.А. Макаровтан мөрәҗәгать килеп иреште.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, “Альянс-Плюс” ҖЧҖ ИК тарафыннан торак законнарының таләпләре һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылган. Тикшерүдән күренгәнчә, Тельман урамы буенча 60 нчы торак йортның подвал бинасын су баскан һәм моңа китергән сәбәпләрне ачыклау мөмкин булмады.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, ӘЗТИ башлыгы карары нигезендә, “Альянс-Плюс” ҖЧҖ ИК идарәче компаниясенең генераль директоры РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниягә подвал бинасын корыту һәм йогышсызландыру күрсәтмәсе бирелде.

Әлеге эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International