Буа шәһәрендә гомумйорт ихтыяҗлары буенча канализация өчен түләү хисаплаганда җибәрелгән хаталар турында

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен хисапланган түләүләрнең нигезлелеге буенча “Буа-ИК” ҖЧҖ карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә 2013 елның 1 июленнән соң гомумйорт ихтыяҗлары өчен канализация буенча түләү китерүдә чагылдырылган җитешсезлекләр ачыкланды.

ТР ДТИнең ачыкланган җитешсезлекне бетерү турындагы күрсәтмәсен үтәп, “Буа-ИК” ҖЧҖ идарәсендәге йортларда яшәүчеләргә, 2013 елның июненнән башлап, “ОДН-Канализация” хезмәте өчен гомуми 798 248 сумлык түләүләр яңадан хисапланды (кайтарып бирелде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International