Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында инспекциягә беркетелгән торак фондына карата үткәрелгән планнан тыш һәм инспектор тикшерүләре нәтиҗәсендә 2015 елның июлендә ТКЗТИ инспекторлары гомуми 1068,39 мең кв метрлы 150 йортны карады. Үткәрелгән тикшерүләр барышында 113 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозуга карата – 98, торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозуга карата – 12, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормаларын һәм режимын бозуга карата – 3.
Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм ТМШларга инспекция тарафыннан 31 күрсәтмә бирелде. 78енең үтәлеше тикшерелде, аларның 69ы тулы күләмдә үтәлгән һәм актлар белән ябылган. Административ хокук бозулар турында 23 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга карата – 14, вазифаи затларга – 3, физик затларга – 6. Гомуми 115500 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның ТКЗТИ тарафыннан – 19500 сум, җәмәгать суды тарафыннан – 96 000 сум. Гражданнардан кергән 52 мөрәҗәгать карап тикшерелде.
2015 елның июлендә идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә гомуми милекне ремонтлау буенча 5519,4 мең сумлык эш башкарылган.